Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2025, 09:17

Казанның төп чыршысында Яңа ел утлары 23 декабрьдә кабыначак

«Казан» гаилә үзәге янында интерактив тамаша әзерләнә

Денис Гордийко фотосы

Сишәмбе көнне, 23 декабрьдә, «Казан» гаилә үзәге янында шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы була. Заманча якты утлар белән бизәлгән яшел гүзәлкәйнең биеклеге 35 метрга җитә.

Бәйрәм тантанасында шәһәр халкына, кунакларга интерактив тамаша әзерләнә, ачык һавада «Кышкы пейзажлар» күргәзмәсе, мәйданда бәйрәм рухында сәүдә рәтләре эшләячәк.

Интерактив тамаша гаилә кыйммәтләренә нигезләнгән бәйрәм программасыннан гыйбарәт. Ачылу тантанасына килгән шәһәр халкы, кунаклар сихри Яңа ел мизгелләреннән тәм табачак, ди оештыручылар. Сәхнәдә Just Brass тынлы оркестры, яшь башкаручылар Хопелес һәм Майкрайз, шулай ук Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, ачылу тантанасында бәйрәм рухында сәүдә рәтләре шәһәр символикасы белән бизәләчәк. Күргәзмә стендларында Казан Музей комплексы фондларында саклана торган Әмир Мәҗитов, Илдар Зарипов, Мәхмүт Усманов, Валерий Родионов, Рөстәм Хуҗин картиналарының репродукцияләре күрсәтеләчәк.

Чыршы ачылышы 18:00 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.

Барлык яңалыклар