В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елны район Яңа ел чыршыларын ачу бәйрәме хәйрия чарасы төрендә узачак
Денис Гордийко фотосы
Казанда «Юмарт сишәмбе» кысаларында «Игелекле эш өчен кабыз» Яңа ел акциясе узачак. Теләге булган һәр кеше шәһәрнең җиде районында ярдәмгә мохтаҗ җиде инвалид балага яки интернатка Яңа ел могҗизасын бүләк итә ала. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, бу елны район Яңа ел чыршыларын ачу бәйрәме хәйрия чарасы төрендә узачак. Районның төп чыршысында Яңа ел утларын кабызу хокукын һәм үзенчәлекле балаларның сәламәтлеген яхшыртуга кагылышлы Яңа ел хыялын теләгән һәр кеше (100-140 мең сум күләмендә иганә) тормышка ашыра ала. Күрсәтелгән барлык иганә балаларның сәламәтлеген яхшыртуга юнәлдереләчәк. Акциядә катнашу өчен Игелекле Казан сайтында «Зажги по-доброму» баннерына басарга, Казанның ярдәмгә мохтаҗ бала тарихы тасвирланган 7 районының берсен сайларга һәм алга таба күрсәтмәдә язылганча эшләргә кирәк.