В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда 30 яшькә кадәрге яшь кешеләр катнаша ала
Казан мэрының исемле стипендияләрен алуга гариза кампаниясе 24 ноябрьгә кадәр озайтылды. Конкурс 30 яшькә кадәр аспирантлар, ординаторлар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләре арасында, вузлар һәм ссузлар көндезге уку рәвешендәге студентлар арасында уздырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
Бәйге берничә этапта уза. Катнашучы булу өчен гаризаны «Россия яшьләре» системасы аша һәм smus.kzn@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Анкетага берничә документ беркетергә кирәк. Кирәкле исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Декабрь башында эксперт комиссиясе каршында проектны яклауны күздә тота торган бәйгенең чираттагы этабы узачак.
Барлыгы 38 җиңүче игълан ителәчәк, аларны стипендияләр белән бүләкләячәкләр. Әйтик, аспирантлар, клиник ординаторлар 50 мең сум, югары уку йортлары студентлары һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары – 35 мең сум, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары – 30 мең сум алырга мөмкин.
«Казанның яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләре югарыда күрсәтелгән категорияләрнең теләсә кайсына кертелергә мөмкин», – диде Алия Заһидуллина.
Бүләкләү Казан Ратушасында шәһәр мэры, югары уку йортлары ректорлары һәм мактаулы кунаклар катнашында узачак.