В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чит ил катнашучыларына әзерлеккә күбрәк вакыт кирәк булды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Казанда 22-нче сентябрьгә кадәр Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы өчен иң яхшы концепция буенча халыкара архитектура конкурсына гаризалар кабул итүне озайттылар. Июль аенда игълан ителгән иде.
«Проект бөтен дөньядан белгечләр игътибарын җәлеп итте, бүгенге көндә конкурс сайтында 400-дән артык теркәлү узылган. Конкурста Россия һәм чит ил архитектура бюролары катнаша ала, бу вакытта консорциумга берләшергә рөхсәт ителә.
Гариза кампаниясен озайту турында карар чит ил конкурсантлары үтенече буенча кабул ителде. Аларга барлык тарихи һәм техник документлар: театр, татар мәдәнияте, Кабан күле һәм корылма төзеләчәк Һади Такташ урамындагы Түбән Кабан күле ярындагы участок турында белешмәләр белән танышу өчен күбрәк вакыт кирәк булды.
Октябрьдә Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә халыкара жюри 7 финалистны билгеләячәк, алар театрның яңа бинасы буенча тәкъдимнәр әзерләячәк. Аннары белгечләрне җирлек белән таныштырачак, территориянең шәһәр төзелеше һәм мәдәни контекстына, тармакның әйдәп баручы экспертлары катнашында воркшопларга чумдырачак онлайн-семинарлар узачак. Финалистлар театрның рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә белән иң яхшы спектакльләрен караячак һәм труппа белән танышачак. Чит ил катнашучылары ноябрь аенда урнаштыру семинары барышында Казанга килә алачаклар.
Җиңүче дип иң яхшы конкурс тәкъдиме авторы танылачак, жюри әгъзалары аны тавыш бирү юлы белән билгеләячәк. Ул һәм ике финалист бүләкләр алачак: беренче урын өчен – 2,5 млн сум, икенчесе өчен – 1,5 млн сум һәм өченчесе өчен – 1 млн сум, дип хәбәр иттеләр Шәһәрләрне үстерү институтында.