Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2026, 16:01

Казан марафоны-2026 буенча яңа рекорд куелган – теркәлгән катнашучылар саны 30 меңгә җиткән

31 илнең вәкилләре спорт чарасында катнашуларын раслаган

Даниил Шведов фотосы

Казан марафоны-2026 буенча яңа рекорд куелды – теркәлгән катнашучылар саны 30 меңгә җитте, әлеге күрсәткеч планлаштырылган санның 75 процентын тәшкил итә. 31 илнең вәкилләре спорт чарасында катнашуларын раслаган. Бу елны Казан марафоны 1 майдан 3 майга кадәр үткәрелә – ярышларга 40 мең спортчы кушылыр дип көтелә.

42,2 чакрым ераклыкка йөгерү буенча 10 мең 694 кеше теркәлгән. Ярыммарафонга 7 мең 72 спортчы гариза юллаган. Тагы 8 мең 873 кеше – 10 чакрым, 2 мең 327кеше 3 чакрым ераклыкка йөгерәчәк. Балалар өчен каралган ярышка 989 яшь спортчы теркәлгән.

Катнашучыларның күпчелеге – Россия спортчылары (29 мең 589 кеше). Теркәлү саны буенча әйдәп баручылар рәтендә шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен, Татарстан Республикасын, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсен, шулай ук Свердловск һәм Түбән Новгород өлкәләрен күрергә була. Татарстан данын яклап 3 меңгә якын кеше йөгерәчәк, алар арасында 944 Казан спортчысы да бар, дип хәбәр итә оештыручылар.

Катнашучылар арасында шулай ук Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Германия, Төркия, Норвегия, Әрмәнстан, Малайзия, Марокко, Мексика, Нидерланд һәм башка дәүләтләрнең спортчылары да теркәлгән.

«Бер ел элек без стартка ике атна кала 30 мең катнашучыны теркәдек, бу елны 2 ай эчендә әлеге күрсәткечкә ирештек. Сөенечле хәл! Россиядә йөгерү көчәя бара, халыкара аренада марафонның статусы арта. Бу елны без Владимир Никитинның Россия өчен рекорд куюын көтәбез, ул бер ел элек Казанда марафон дистанциясендә дебют ясаган иде. Без катнашучыларыбызга рәхмәтле, аларны шаккатырырга һәм сөендерергә тырышачакбыз», - дип әлеге чараның әһәмиятен билгеләп үтте Казан марафонына нигез салучы һәм СберПрайм директоры Вадим Янгиров.

Әзерлек дәрәҗәсе нинди булуына карамастан, теләге булган һәр кеше йөгерү марафонында катнаша ала. Спорт чарасында катнашу өчен рәсми сайтта теркәлергә була.

Исегезгә төшерәбез, Казан марафоны 1 майда балалар өчен каралган TIMERKIDS (3–10 яшь) һәм TIMERBABY (4–36 ай) дип аталган йөгерү чараларыннан башлана. Бишенче тапкыр уздырыла торган юбилей елында Казан марафоны кысаларында марафон буенча Россия чемпионаты уздырыла, ул 3 майда башланачак. Хәзерге вакытта Россиянең иң көчле спортчылары әлеге стартка әзерләнә, чит илләрдән киләчәк атлетлар алар өчен көндәшләр булачак.

Барлык яңалыклар