В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Наше время – Безнең заман” финалы һәм гала-концерты Казанда ноябрьдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август). Эшче яшьләрнең ел саен уздырыла торган “Наше время – Безнең заман” VI ачык республика телевизион фестивален оештыручылар катнашу өчен гаризаларны 25 сентябрьгә кадәр кабул итәләр.
Фестивальдә аерым артистлар да, коллективлар да катнаша ала. Алар җитештерү, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендә тулы оклад белән эшләргә, расланган эш вакыты кимендә 6 ай дәвам итәргә һәм 18-35 яшь аралыгында булырга тиеш. Алар өчен фестивальдә катнашу профессиональ эшчәнлек булырга тиеш түгел.
Фестиваль ел саен уздырыла һәм зональ этаплардан, финал һәм гала-концерттан тора. Быел зональ сайлау этаплары 5-6 октябрьдә Яр Чаллыда, 12-13 октябрьдә Түбән Камада, 19-20 октябрьдә Зәйдә һәм 26-27 октябрьдә Казанда узачак. Зональ этапларда жюри рәисенең һәм генераль продюсерның махсус чакыруын алган җиңүчеләр катнашында финал 13-14 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концерт залында , ә гала-концерт 16 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
“Наше время – Безнең заман” фестивалендә катнашу кагыйдәләре, гариза формасы һәм нигезләмә турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.