В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә һәм иртән Казан юлларында бозлавык булачак
Якын көннәрдә Татарстан элеккечә җылы һәм дымлы һава массасында булачак. Бүген төнлә юеш кар һәм вак яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр узачак, һава температурасы 1 градустан -1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары 0..+3 градуска кадәр күтәреләчәк.
Төнлә һәм иртән Казанда синоптиклар урыны белән томан фаразлыйлар, юлларда бозлавык хасил була. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1 градус тәшкил итәчәк. Җитди явым-төшем көтелми, җил – көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с кадәр. Көндез +1..+3 градуска кадәр җылына.
Якшәмбе көнне Татарстанда юеш кар һәм вак яңгыр рәвешендәге зур булмаган явым-төшемнәр булачак. Көндез 0..+3 градус, төнлә -3 градус булачак. Юлларда бозлавык сакланачак.
Киләсе атна башында юеш кар көтелә. 3-4 февральдә төнлә термометр баганалары -1 дән -6 градуска кадәр, көндез - 0..-3 градус күрсәтәчәк. Температура җылынудан соң тискәре күрсәткечләргә кадәр түбәнәю юлларда көчле бозлавык барлыкка килүгә китерәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.