В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитәчәк
Татарстанда иртәгә, 5 июльдә, урыны белән яңгырлар явачак, җилнең тизлеге яшен вакытында секундына 15–20 метрга кадәр кыска вакытка көчәячәк . Төнлә һава температурасы +13..+18 градус тәшкил итәчәк. Көндез урыны белән боз явуы ихтимал, ә термометр баганалары +21 дән +26 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк.
Бүген төнлә һәм иртәгә көндез Казанда урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә минималь температура +16..+18 градус, ә көндез максималь температура +22 дән +24 градуска кадәр булачак.
Яшенле яңгыр төнлә һәм иртән сакланачак, якшәмбе төнлә температура +9..+14 градуска кадәр төшәчәк. Әмма 6 июль көнне көндез республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз булачак. Көндез төньяк-көнбатыш җиле һава җылынуын тоткарлый, һәм максималь температура +18..+23 градустан артмаячак.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында көньяк-көнбатыш һава агымнары температураның күтәрелүен тәэмин итәчәк. Дүшәмбе көнне, 7 июльдә, +21..+26 градус, ә сишәмбе – +24 тән +29 градуска кадәр җылылык көтелә. Шул ук вакытта һава торышы тотрыксыз булачак – кыска вакытлы яшенле яңгырлар да көтелә.