Исегезгә төшерәбез, Россиядә Казан Мәрьям Ана иконасына ике бәйрәм багышланган: 21 июль (изге урын табу) һәм 4 ноябрь (чит ил басып алучыларыннан котылу).
Тикшеренүчеләр фикеренчә, иконаны Казанга Иван Грозный гаскәрләре шәһәрне алганнан соң алып килгәннәр. 1579 елда сурәт янгын вакытында югала. Шуннан соң, риваятьләргә караганда, патша укчысының кызы тугыз яшьлек Матренага төштә Мәрьям Ана пәйда була һәм югалган хәзинәне эзләп табарга куша. Башта кыз мөрәҗәгать иткән өлкәннәр барысын да балалар хыялына сылтап калдырганнар. Төшләр дәвам иткән, шәһәр халкы бу хакта белгән һәм изге урынны үзләре эзләргә карар кылган. Матрена аны җимерекләр арасыннан Изге Ана төшендә күрсәткән көл өстенә алып чыккан. Шунда ук патша Иван IV хатын-кызлар монастыре (хәзерге Казан Богородица ирләр монастыре) төзергә боера.
Сурәт дәүләтебезнең аякка басу тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 1612 елда Казан иконасы билгесе белән халык ополчениесе гаскәре илне чит ил илбасарларыннан азат итә, дәүләтчелекне торгыза һәм рус җирләрен берләштерә.
Исегезгә төшерәбез, табылган урында өч ел элек яңадан торгызылган Казан Мәрьям Ана иконасы соборы ачылган иде. Ә быел монастырь комплексын алга таба торгызу буенча проект һәм әзерлек эшләре башланды.