В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә 6:00 дан 13:00 кә кадәр җәелдереләчәк
18 октябрьдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәр халкы продуктларны ваклап сату бәяләреннән 15% ка кадәр арзанрак сатып алачак.
Сәүдә 6:00 дан 13:00 кә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда оештырыла:
Авиатөзелеш районы
Дементьев ур., 7
Беломорск ур., 6
Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше
Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
Киров районы
Ә.Авзалова ур., 15 (Салават күпере)
Батыршин ур., 20
Краснококшайск ур., 150/2
Революция ур., 12
Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев ур., 10
Х.Ямашев пр., 71а
Идел буе районы
Җиңү пр., 46в
Ю.Фучик ур., 64 (1 корп.)
Совет районы
Липатов ур., 7
Шулай ук сәүдә Осиново бистәсендә сәүдә үзәге парковкасы янында Садовая урамындагы 9 йорт адресы буенча узачак. Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен ярминкә якшәмбе, 19 октябрьдә, Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә уздырылачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Яңа Савин районында Ямашев проспектындагы ярминкә мәйданчыгында административ-санитар модуль төзелгән, территория төзекләндерелгән һәм асфальт салынган, яңа яктырту әсбаплары һәм видеокүзәтү урнаштырылган.