В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез һава температурасы 0 градуска кадәр күтәреләчәк
Фото: Денис Гордийко
ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итүләренчә, иртәгә Казанда болытлы булачак. Төнлә һава температурасы -4..-6 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары 0 градуска кадәр күтәреләчәк. Көньяк-көнбатыш җиле секундына 6-11 метр булачак, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк.
Республикада һава температурасы төнлә -4..-9 градус тәшкил итәчәк, көндез 0..-5 градус булыр дип көтелә.