Иртәгә, 26 июльдә, Юдино бистәсендә «Күрше фест» ишегалды бәйрәмнәре фестивале башланачак. Фестиваль җиңүчеләре казанлылар өчен күп санлы мастер-класслар, уеннар, бәйгенамәләр, шулай ук Казан тарихы турында концертлар һәм квестлар оештыралар.
Революция урамындагы 29 йорт ишегалды «Күрше фест» ишегалды бәйрәмнәре халык конкурсында җиңүчеләрнең проектларын гамәлгә ашыру мәйданчыгы булачак. Халык өчен бәйрәм концертлары, иҗади мастер-класслар, уеннар, бәйгенамәләр һәм «Мәдәни маршрутлар» квесты оештырыла, ул казанлыларны шәһәр тарихы белән таныштырачак.
Бәйрәмгә теләге булган һәр кеше кушыла ала. Чара 9:00 сәгатьтә башлана.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Күрше» халык конкурсында бөтен Татарстаннан 65 катнашучы җиңде, шуларның 63е – төп этапта җиңүчеләр һәм 2се халык тавыш бирүендә лидерлар. Казанлыларны җиңүчеләр оештырган 300 дән артык вакыйга көтә. Алар арасында очрашулар, мастер-класслар, музыкаль кичәләр, уеннар һәм күңелгә ятышлы сөйләшүләр.
Чараларның җентекле афишалары белән «Татарстанда җәй»
рәсми сайтында танышырга мөмкин.