В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һаваның максималь температурасы +6..+8 градус тәшкил итәчәк
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә Казанда яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Һава температурасы +6..+8 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе көнне республиканың көнчыгышында яңгыр һәм җепшек кар көтелә, башка районнарда – көтелми. Төнлә синоптиклар 0..-3 градус вәгъдә итә, ә көндез 0..+4 градус булачак.
Киләсе атна, синоптиклар хәбәр иткәнчә, катнаш характердагы явым-төшемнәрдән башланачак. Термометр баганалары төнлә -4 дән 0 градуска кадәр, көндез +1 дән +6 градуска кадәр булачак.