Республика буенча төнлә буран һәм көчле җил көтелә
Татарстанда бүген төнлә синоптиклар кайбер районнарда кар явачак, дип фаразлый. Урыны белән тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр көчәергә мөмкин булган җил, буран булачак. Көндез бераз кар явуы көтелә. Һава температурасы -7..-12 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык вәгъдә итәләр.
21 гыйнварда Казанда аязучан болытлы һава булачак, бераз кар ява. Кайбер районнарда буран көтелә. Төнлә һәм көндез температура -7..-9 градус тәшкил итәчәк. Җил – төньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 8-13 метр, урыны белән 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда тайгак булачак.
Чәршәмбе төнлә республикада салкын һава сакланачак. Синоптиклар бераз кар, буран һәм җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр булыр, дип фаразлый. Температура -14..-19 градус, аязганда -23 градуска кадәр төшәчәк. Көндез явым-төшем туктаячак, җил кимиячәк. Термометр баганалары -12..-17 градус салкын күрсәтәчәк.
Пәнҗешәмбе, 23 гыйнварда, төбәктә явым-төшемсез һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән -18..-23 градуска кадәр, көнчыгышта аязганда -28 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы -10 градустан -15 градуска кадәр булыр, дип көтелә.
ТРның Гидрометүзәге фаразлавы буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле урыны белән бераз кар явачак. Температура төнлә -12..-17 градус, көндез -7..-12 градус булачак.