Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2025, 16:34

Иртәгә Казанда Татарстан буенча беренче «Муллык» сәүдә фестивале башлана

Шәһәр халкы җирле җитештерүчеләрнең продукциясен арзан бәядән сатып ала алачак

24-28 сентябрь көннәрендә башкаланың «Спорт сарае»нда Татарстан буенча беренче «Муллык» сәүдә фестивале уздырыла. Казан халкы фестивальдә җирле җитештерүчеләр әзерләгән продукцияне арзан бәядән сатып ала алачак. Чара кысаларында танылган артистлар һәм блогерлар катнашында күңелле концерт та көтелә.

Мәйданчыкта азык-төлек, кием-салым һәм аяк киемнәрен, текстиль товарларны, бизәнгечләрне, халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләрен тәкъдим итә торган сәүдә нокталары эшләячәк.

Әлеге фестиваль, үз чиратында, җитештерүчеләр өчен продукцияләрен киң аудиториягә таныту һәм брендны ныгыту, кулланучылар даирәсен арттыру, мәгълүмати һәм административ ярдәм алу мөмкинлеге булып тора.

Шәһәр халкын сәгать 10:00 дән 22:00 гә кадәр Мәскәү урамы, 1 йорт адресы буенча көтәләр. Фестиваль бушлай уздырыла. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чара 22-26 октябрь көннәрендә, 26-30 ноябрьдә һәм 17-21 декабрьдә үткәреләчәк.

Тулырак мәгълүматны «Муллык» рәсми сайтында яисә +7(917) 269-64-71 телефон номеры аша шалтыратып белергә була.

Сәүдә фестивале Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге, Татарстан Халыклары ассамблеясе ярдәме белән «БАЙРАК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан уздырыла.

Барлык яңалыклар