В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез ТР башкаласында 8-10 градус җылы булуы көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Иртәгә, 18 нче октябрьдә, Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, көньяк-көнбатыштан урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Иртәгә ТР башкаласында болытлы һава торышы булачак һәм яңгыр явачак. Төнге температура +4-6 градус тәшкил итәчәк, көндез +8-10 градуска кадәр җылыначак, дип фаразлый республика Гидрометеорология үзәге.
Чәршәмбе, 19 нчы октябрьдә, Татарстанда болытлы булачак, вакыт-вакыт яңгыр явачак. Төнлә термометр баганалары +2-7 градуска кадәр төшәчәк, көндез +5-10 градус җылы көтелә.
20 нче октябрь, пәнҗешәмбе көнне синоптиклар Татарстан Республикасында аязучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. Төнлә урыны белән яңгыр яварга мөмкин, һава температурасы 0 дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез зур явым-төшем көтелми, термометр баганалары +4-9 градуска кадәр күтәреләчәк.