В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә шәһәрнең 15 мәйданчыгында 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр барачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). Иртәгә, 17 нче декабрьдә, Татарстан башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдәдә республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы катнашачак.
Казанлылар продукцияне арзан бәядән 6:00 дән 12:00 гә кадәр шәһәрнең 15 мәйданчыгында сатып ала ала.
Беломорск ур., 69
Ленинград ур., 27
Чехов ур., 2
Революция ур., 12
Батыршин ур., 20
Лаврентьев ур., 10
Ю.Фучик ур., 72
Липатов ур., 7
Салават Күпере микрорайонында сәүдә Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында алып барылачак.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстан Республикасы башкаласында 10 нчы сентябрьдән уза. Сәүдә атна саен шимбә көнне оештырыла. Алдагы 14 ярминкә көнендә мәйданнарга 687,9 млн сумлык продукция китерелгән. Сатып алучылар арасында ит, бәрәңге, шикәр комы, он һәм йомырка кебек товарларга ихтыяҗ зур, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты.