Җитештерүчеләрдән түбән бәяләр буенча продукцияне 6:00 дән 13:00 гә кадәр алып булачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Сәүдә шәһәрнең 15 мәйданчыгында 6:00 дән 13:00 гә кадәр алып барылачак.
Дементьев урамы, 7
Ленинград урамы, 27
Чехов урамы, 2
Революция урамы, 12
Батыршин урамы, 20
Х.Ямашев проспекты, 71а
Ю.Фучик урамы, 72
Липатов урамы, 7
Салават Күпере халкы өчен ярминкә Осиново поселогы, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак.
Мәйданчыкларда даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәләр һәм җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр. Кайнар линия телефоны: +7(843)223-27-72 (өст.84331).
Узган атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика башкаласы Мэры Илсур Метшин «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар. Алар сәүдә рәтләрендәге ассортимент һәм азык-төлек бәяләре белән танышты, сатучылар, фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты.