Иртәгә Казанда «Открывая себя» инклюзив фестивале узачак
7 декабрьдә Татарстан башкаласында «Открывая себя» («Үз-үзеңне өйрәнеп») инклюзив фестивале башланачак. Катнашучыларны бай һәм кызыклы программа көтә: сабын куыклары һәм аквагрим тамашасы, флорбол, нейроэтәргеч технологияләре, аз хәрәкәтләнүче һәм яраклашу уеннары, инклюзив һәм өстәл-спорт уеннары, шулай ук бию спорты кергән физкультура-спорт станцияләре.

Барлык теләүчеләр чакырыла. Сылтама буенча теркәлергә кирәк. Чара 11:00 сәгатьтә Универсиада Авылы, 35 нче йорт адресы буенча башлана (Уку-лаборатория корпусы, 2 нче кат). Катнашучыларга спорт киемнәре кирәк булачак. Балаларга да, өлкәннәргә дә үзләре белән уңайлы алмаш аяк киеме алырга кирәк.

Фестивальне оештыручылар — Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе, Россия махсус олимпиадасының Татарстан бүлеге һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты.

2024-12-06T11:53:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.