В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда салкынча һава торышы киләсе атна башында да сакланачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). Якын көннәрдә Татарстанның күпчелек территориясендә явым-төшем көтелми. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.
Фаразлар буенча, иртәгә Казанда алмашынучан болытлы булачак. Төнлә һава температурасы +13..+15 градус тәшкил итәчәк, түбән урыннарда +10..+12 градуска кадәр булачак. Көндез урыны белән синоптиклар секундына 13 метрга кадәр көчле җил һәм +22..+24 градуска кадәр җылы вәгъдә итә.
Тулаем республика буенча шимбә һәм якшәмбе, 17 нче һәм 18 нче июньдә, температура әкренләп төшәчәк. 17 нче июньдә төнге сәгатьләрдә температура +9..+14 градус кына булачак, ә көндез +21..+26 градуска кадәр җылыта. 18 нче июнь төнендә +5..+10 градус фаразлана, түбән урыннарда – +2..+5 градус. Көндез термометр баганалары +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Алдан фаразлар буенча, Татарстанда салкын һава торышы киләсе атна башында, 19 нчы һәм 20 нче июньдә дә сакланачак. Көндезге температура +16..+21 градус чикләрендә көтелә. Явым-төшемнәр ихтималы бик аз.