В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер районнарда синоптиклар буран, бозлавык һәм томан вәгъдә итә
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә Казанда болытлы булачак. Төнлә һава температурасы 0..-2 градус тәшкил итәчәк, синоптиклар урыны белән көчле кар, аерым районнарда буран, бозлавык һәм томан вәгъдә итә. Көндез җепшек кар, яңгыр һәм +2..+4 градус җылылык фаразлана. Юлларда бозлавык булачак һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Пәнҗешәмбе, 21 нче декабрьдә, Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр сакланачак. Җил секундына 15-20 метрга көчәячәк, төнге сәгатьләрдә һава температурасы -2..+1 градус тәшкил итәчәк, көндез 0+4 градуска кадәр булачак.
Синоптиклар фаразлавынча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 22 нче һәм 23 нче декабрьдә, татарстанлыларны җепшек кар һәм яңгырлы җылы һава торышы көтә. Һава температурасы -2..+2 градус тирәсендә булачак.