В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ял көннәрендә татарстанлыларны җылы һава торышы көтә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче сентябрь). Ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы фаразлана. Температура фоны климат нормасыннан 7-9 градуска артып китәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.
Иртәгә Казанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +11..+13 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +25..+27 градуска кадәр җылыначак.
Тулаем алганда, Татарстан буенча иртәгә төнлә синоптиклар +7..+14 градуска кадәр вәгъдә итә, 24 нче сентябрьдә +5 тән +10 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганалары +27 градуска кадәр күтәреләчәк, рекордлы температура булырга мөмкин.
Дүшәмбе, 25 нче сентябрьдә, явым-төшем ихтималы аз булачак, көндез +21..+26 градуска кадәр фаразлана. Сишәмбе, 26 нчы сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Температура фоны бераз төшәчәк, көндез +19..+24 градуска кадәр җылылык көтелә.