В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу атнада республикада һава температурасы әкренләп күтәреләчәк
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә Казанда болытлы булачак. Төнлә һәм иртән -6..-8 градуска кадәр суыта. Көндез термометр баганалары -1 дән +1 градуска кадәр күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Шимбә көнне Татарстанда термометр баганалары төнлә һәм иртән -5..-11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -3 дән +1 градуска кадәр булачак.
Якшәмбе, 3 нче мартта, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә -7..-12 градус булыр дип фаразлана, аязганда -18 градуска кадәр җитәчәк. Көндез республикада 0..-5 градус булыр дип көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итүләренчә, киләсе атна башында, 4 нче һәм 5 нче мартта, төнлә -7..-12 градус көтелә. Дүшәмбе көнне түбән урыннарда аязганда синоптиклар -18 градуска кадәр вәгъдә итәләр. Көндез +1 градуска кадәр җылытачак. Әлеге чорда явым-төшем фаразланмый.