Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2024, 15:41

Иртәгә Казанда «Ребус-2024» Халыкара форумы ачылачак

Вакыйга мәйданчыгында 23 ил һәм Россиянең 60 субъекты вәкилләре очрашачак

ТР башкаласында 14 һәм 15 ноябрьдә «Ребус–2024. Агломерацияләр: Тәҗрибә. Мөмкинлекләр. Чакырулар» Халыкара форумы узачак. «Казан Экспо» ХКҮдә 23 ил, шул исәптән Кытай, Согуд Гарәбстаны, Бразилия, Катар, шулай ук РФнең 60 субъекты вәкилләре җыелачак.

Чараның спикерлары булып федераль һәм төбәк министрлыклары һәм үсеш институтлары, тармак ассоциацияләре, берләшмәләр һәм Россиянең әйдәп баручы компанияләре башлыклары чыгыш ясаячак. Форумга яшь белгечләр – шәһәр төзүчеләр, шәһәрләрнең тотрыклы үсеше өлкәсендәге экспертлар, төрле профильле Россия һәм чит ил югары уку йортлары студентлары кушылачак.

Халыкара чара эш сессияләре һәм дискуссияләр форматында узачак. Аның кысаларында ике көнлек эшлекле программа (14-15 ноябрь) һәм спикерларның Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты укытучылары һәм студентлары белән очрашуы (16 ноябрь) планлаштырылган.

Форум пленар утырыш белән ачылачак. Анда Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФнең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов һәм башкалар катнашачак.

Быел форумның барлык очрашулары агломерацияләргә, аларны үстерү мәсьәләләренә һәм терәк шәһәрләрнең нәтиҗәле стратегияләрен эшләүгә багышланган. Чараның төп темаларының берсе – агломерацияләрнең мастер-планнары. Катнашучылар мөһим стратегик документлар белән эшләү үзенчәлекләре, аларны девелоперлар һәм шәһәр халкы мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләү принциплары, дәүләтнең актуаль бурычлары һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышачаклар. Форумның 16 сессиясендә 80 гә якын эксперт чыгыш ясаячак.

Чара практик характерда – бәхәсләрнең нәтиҗәсе шәһәрләрне стратегик үстерүнең конкрет карарлары һәм инструментлары булачак. Нәтиҗәләр алга таба куллану максатыннан дәүләт дәрәҗәсендә фикер алышуга чыгарылачак. Форум кысаларында резолюция эшләячәкләр һәм килештерәчәкләр.

Бу вакыйгада эре үсеш институтларыннан ТР пространстволы планлаштыру институты катнашачак. Аның агломерацияне үстерү стратегияләрен эшләү тәҗрибәсе Россиядә алдынгылардан санала.

Быел чара башка эре форумнар белән хезмәттәшлек итә. Шуның нәтиҗәсендә катнашучылар хезмәттәшләре белән онлайн режимда тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге алачак. Екатеринбургта «Россия төбәкләре» форумы белән телекүпер оештыралар, анда проблематика буенча якын мәсьәләләр турында фикер алышачаклар.

Форумны онлайн режимда рус, инглиз һәм кытай телләрендә сайтта һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге вакыйганың рәсми битендә трансляцияләячәкләр. Эфирга дөньяның теләсә-кайсы ноктасыннан тоташырга мөмкин.

«Ребус-2024» «РОСТКИ» форумы белән бер мәйданчыкта узачак, шулай ук аның чараларын да карарга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, быел аның төп темалары сәүдә мөнәсәбәтләре, инвестицион проектлар, мәгариф, машина төзелеше, нефть химиясе һәм энергетика, яшьләр белән эшләү, туризм һәм мәдәният булачак.

Барлык яңалыклар