В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр хезмәтләре һава торышының начарлануы сәбәпле шәһәрлеләрне юлларда сак булырга чакыра
Фото: Денис Гордийко
Кичә озакка сузылган явым-төшемгә бәйле рәвештә, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия карары нигезендә Казан территориясендә «Буран» планы кертелде. Юл хезмәтләренең барысы да барлык юнәлешләр буенча үз эшләрен көчәйттеләр.
«Автотранспортның тоткарлыксыз хәрәкәте өчен көчләр һәм чаралар әзерләү буенча эш башкарылды. Өстәмә махсус техника һәм юл эшчеләре эшкә җәлеп ителә. Чистарту маршрутлары төзәтелде, карны җыю һәм утильләштерү урыннары әзерләнде», - дип сөйләде KZN.RU порталына Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Марсель Әхмәтҗанов.
Комитет рәисе урынбасары шәһәр халкына якын көннәрдә юлларда бик сак булыгыз, ял көннәрендә мөмкин булса өйдә калырга тырышыгыз яки шәхси транспорттан файдаланмагыз дип мөрәҗәгать итте.
«Катлаулы метеошартларны исәпкә алып, барлык автомобильчеләрдән дә юлларда бик игътибарлы булуларын һәм җәмәгать транспортыннан файдалануларын, ә ял көннәрендә мөмкин булса өйдә калуларын сорыйбыз. Бигрәк тә автомобильләрне парковкалау урыннарына игътибар итүегезне, юлларны кардан чистарту өчен махсус колоннаның тоткарлыксыз хәрәкәт итүен тәэмин итү максатыннан аларны тыю билгеләре астында калдырмавыгызны үтенәбез», – диде Марсель Әхмәтҗанов.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта шәһәр хезмәтләре барлыкка килгән барлык куркынычларны булдырмау өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр.
«Гисметео» мәгълүматларына караганда, миллиметрларда явым-төшем күләме 1 квадрат метрлы горизонталь мәйданга төшкән су массасына тигез. Шулай итеп, алдагы өч көндә Казанның җир өслегенең 1 квадрат метрына кар рәвешендә 47 килограмм су төшәчәк.