В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда киләсе атнада 26 градуска кадәр җылы булачак
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанда яшенле һәм җилле яңгырлы һава торышы сакланачак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганаларын +10..+17 градус, иртәгә көндез – +19 градустан алып +24 градуска кадәр, ә 4 августта температура фоны +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Алдагы төнне Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Зур булмаган яңгыр узачак, аерым районнарда яшен һәм боз фаразлана. Җил – көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с кадәр, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+15 градус булыр.
Көндез ТР башкаласында аязучан болытлы һава сакланачак. Синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, яшен, шулай ук шәһәрнең аерым районнарында боз фаразлыйлар. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан 6-11 м/с кадәр, урыны белән 15-20 м/с тизлектә кыска вакытлы көчәю көтелә. Көндез һава температурасы +21..+23 градус тәшкил итәчәк.
ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразына караганда, дүшәмбе көнне республика буенча урыны белән зур булмаган яңгырлар узачак. Сишәмбе көнне яңадан яшенле яңгырлар көтелә. Бу чорда төнлә температура +11..+16 градус, ә көндез – +21..+26 градус.