Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Бу белгечләргә җылылык ташучының агып чыгу урыннарын билгеләргә ярдәм итәчәк
Иртәгә Казанның өч районындагы йортларында су яшел төскә буялырга мөмкин
Иртәгә Татарстан башкаласының Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда су яшел төс алырга мөмкин. Бу ТЭЦ-1 магистраль җылылык үткәргечләренең челтәр суына «Уранин-А» буяу матдәсен кертү белән бәйле.

Казан җылылык челтәрләре белгечләре җылылык ташучының агып чыгу урыннарын билгеләячәк. Яшел су табылса, диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Уранин-А» буявы җылылык белән тәэмин итү системаларында кулланылышка кертелгән һәм Роспотребнадзор тарафыннан агып чыгуның буяу индикаторы сыйфатында рөхсәт ителгән. Ул кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарсыз.

2024-11-26T10:21:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.