В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ял көннәрендә бераз яңгыр явачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). Бу ял көннәрендә Казанда һава температурасы +18..+23 градус булачак. Антициклон тәэсирендә явым-төшем ихтималы аз. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.
Иртәгә Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Көндез башлыча явым-төшемсез булачак, һава температурасы – +16..+18 градус.
Гомумән, республика буенча антициклон тәэсирендә явым-төшем юк дәрәҗәсендә. Иртәгә төнлә һава температурасы +4..+9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары +15..+20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Дүшәмбе, 2 нче октябрь, урыны белән яңгыр көтелә. Һава температурасы көндез +16..+21 градус тәшкил итәчәк. Сишәмбе, 3 нче октябрьдә, шулай ук яңгырлар көтелә, температура +14..+19 градуска кадәр төшәчәк.