Иртәгә, 5 мартта, Татарстанда халыкка хәбәр итүнең республика системасын планлы тикшерү узачак. 10:40 сәгатьтә бөтен төбәк буенча электр сиреналары һәм сөйләм җайланмалары кабыначак, ә өч минуттан соң телевидение һәм радиоканалларда тест хәбәрләре тапшырылачак. Бу елга ике тапкыр – яз һәм көз айларында үткәрелә торган Бөтенроссия тикшерүенең бер өлеше.

Сигнал «Игътибар!» — бу гражданнарның игътибарын мөһим мәгълүматка җәлеп итүнең ышанычлы ысулы. Аны сиреналар, тавыш көчәйткечләр, телевидение, радио аша һәм хәтта өзек-өзек транспорт гудоклары ярдәмендә дә тапшырырга мөмкиннәр.

Озакка сузылган сирена тавышларын ишетсәгез, кинәт куркып калмагыз: аңлатып биргәнне көтегез. Ашыгыч хәбәрне тыңлау өчен телевизор яки радионы кабызыгыз.

Татарстан халкын тынычлык сакларга һәм сигнал ишетелмәгән очракта ашыгыч хезмәтләргә шалтыратмаска сорыйлар. Эш шунда ки, республика хәбәр итү системасы сиксәненче елларда ук булдырылды, ә узган дистә еллар эчендә шәһәрләрдә һәм районнарда сигнал көчсезрәк булырга мөмкин яңа торак кварталлар барлыкка килде. Белгечләр мондый «проблемалы зоналар» турында белә инде.

Хәзерге вакытта Татарстанда хәбәр итү системасын масштаблы яңартуга әзерлек бара. 5 март тикшерүе агымдагы системаларның төзеклеген һәм халыкка хәбәр итү өчен җаваплы вазыйфаи затларның гамәлләрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә.

2025-03-04T15:21:14+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.