Республиканың Гидрометеорология үзәге 9 нчы һәм 10 нчы гыйнварда төнлә һәм иртән 31-36 градуска кадәр суык булачаклыгы турында кисәтә.
Фото: Денис Гордийко
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, 9 нчы һәм 10 нчы гыйнварда төнлә һәм иртән республика территориясендә синоптиклар -31-36 градуска кадәр, урыны белән -41 градуска кадәр суыклар вәгъдә итә. Көндез термометр баганалары -25-30 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шушы көннәрдә салкыннар аркасында ТР башкаласы паркларында берничә чара гамәлдән чыгарылды. Планлаштырылган вакыйгалар киләсе атнага күчерелде.