В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сукыр артистлар триосы каверлар, русча рок һәм артистлар үзләре иҗат иткән композицияләрне башкарачак
Иртәгә, 11 июльдә, Казанның Серов урамындагы бульварында VB music төркеменең сукыр артистлар триосы чыгыш ясаячак. Казанлылар музыкаль каверлар, русча рок һәм артистлар үзләре иҗат иткән композицияләрне ишетә алачак.
Төркемнең катнашучылары – Владимир Ненастин, Булат Миңнуллин һәм Евгений Петров – шәһәрлеләр өчен «Чиж», «Чайф», «Кино» төркемнәре җырларын, шулай ук үз әсәрләрен башкарачаклар.
Концертка теләге булган һәркем килә ала. Тыңлаучыларны бульвар сәхнәсе янында 19:00 дә көтәчәкләр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ТР ДССМның заманча сәнгать галереясында 11 июльдә Татьяна Голубцованың «Мгновения» күргәзмәсен ачу тантанасы була. Казанлыларга рәссамның натюрморт жанрындагы 30 дан артык әсәре тәкъдим ителәчәк.