Бу Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле
Иртәгә Казан халкы һәм кунаклары урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак. Бу Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Муниципаль парковкалар ял һәм бәйрәм көннәрендә түләмичә эшлиләр. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр башкарыла.
Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан 12 июнь – эшләми торган бәйрәм көне. Бүген, илнең Хезмәт кодексының 95 нче маддәсе 1 нче өлеше буенча, эш көне бер сәгатькә кыскарачак.
Иртәгә «Казан» гаилә үзәге янында шәһәр халкын һәм кунакларын бәйрәм концерты көтә, аның хедлайнеры Сосо Павлиашвили булачак. Программада шулай ук «Таба» этнофестивале, республика халыклары вәкилләре парады һәм башкалар.