Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Очрашу Салих Сәйдәшев музеенда узачак, керү ирекле
Иртәгә казанлыларны София Гобәйдуллинаның музыкаль мирасы дөньясына чумарга чакыралар
Якшәмбе көнне, 23 мартта, Салих Сәйдәшев музеенда «Гобәйдуллина: моң тудыру» («Губайдулина: создавая звук») программасы тәкъдим ителәчәк. Казанлыларны композиторның иҗади мирасы турында әңгәмәгә чакыралар.

София Гобәйдуллина истәлегенә багышланган очрашуда музей кунаклары аның әсәрләреннән ләззәт ала, иҗатчының музыкаль теле үзенчәлекләре, фәлсәфи һәм рухи эзләнүләр турында белә алачак.

Чараның модераторы композитор Миләүшә Хәйруллина булачак, дип хәбәр иттеләр музейда.

Очрашу 15:00 тә башлана. Кунакларны Горький урамындагы 13 йорт адресы буенча көтәләр. Керү ирекле.

2025-03-22T09:01:32+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.