В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены кавалеры Николай Михайлович Капитонов хезмәте белән танышабыз.
Гадәти булмаган сәләтләре һәм профессионаллыгы белән аерылып торган
Николай Михайлович Капитонов 1927 елның 14-нче декабрендә туган. Сугыш башлангач, аның туган авылында - ТАССРның Теләче районы Шармыш авылында картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калган. 1943 елда әтисе фронттан ике аяксыз кайта.
Хезмәт юлын үсмер Николай Капитонов 1941 елда тимерче булып башлый. Сызымнар бөтенләй булмаганда, кул астындагы материалдан, колхозның өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен, авыл хуҗалыгы техникасы өчен төрле авырлыктагы детальләрне әзерләргә кирәк була. Шул вакытта «завод Кулибины» осталыгы күренгән дә инде. Аның хезмәте «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
Николай Михайлович армиягә чакырылганчы тимерче булып эшләгән - Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә авиация механиклары мәктәбенә җибәргәннәр, ул аны уңышлы тәмамлаган. Шунда ук урта белем дә алган. Хезмәт вакытында Капитонов ординар булмаган сәләтләре һәм профессионализмы белән аерылып торган.
Командующийның шәхси самолетына хезмәт күрсәткән
Сугыш тәмамланганнан соң, Николай Михайлович СССР Оборона министрлыгының «1953 елның 23 августында Тушино аэродромы өстендә СССР Һава флоты көнендә һава парадында катнашуны бик яхшы тәэмин иткән өчен» грамотасы белән билгеләп үтелә.
Югары дәрәҗәдәге профессионал буларак, Капитоновка өч тапкыр легендар генерал-майор дивизиясе командующие, Советлар Союзы Герое Иван Кожедубның авиация технигы вазифасы ышанып тапшырылган. Николай Михайлович командующийның шәхси самолетына 1958 елда демобилизациягә кадәр хезмәт күрсәтә.
Капитонов бригадасы беренче завод продукциясен җыйган
1958 елның июнендә Николай Михайлович, Казанга килеп, төзелеп килә торган «Матмаш» заводының 7-нче цехына слесарь-җыючы булып урнаша. Әлеге цех тулысынча диярлек комсомол цехы була.
Завод төзелә, кораллар, җиһазлар, материаллар җитми. Вакыт белән исәпләшмичә, эшләргә һәм укырга туры килә. Шул ук елда Николай Михайлович слесарь-җыючылар бригадасы җитәкчесе итеп билгеләнгән һәм бу вазифада 32 ел эшләгән. Бригада зурая, эшчеләрнең осталыгы арта.
Беренче завод продукциясен - ВПРның ике исәпләү приборын - Н.М.Капитонов һәм А.П.Королев (җитештерүдә завод директорының булачак урынбасары) бригадалары ярышып җыйганнар. Капитонов бригадасы җиңүче булган. 1959 елда беренче ЭВМ-20 не җыя башлыйлар.
ГАИда теркәлгән спорт автомобилен әзерләгән
Капитонов бригадасыннан бөтен заводка мәгълүм профессионаллар үсеп чыга: А.Гусев, М.Әһлиуллин, В.Ларин, Н.Постнов, Л.Гасилов, Н.Черкесов һәм башкалар. Соңыннан А.Гусев һәм Н.Постнов - цехларның башлыклары, Н.Черкесов - участок мастеры, Л.Гасилов - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, М.Савельев III дәрәҗә Хезмәт даны орденының кавалеры була. Капитонов бригадасы аша бөтен ЭВМ һәм заводта һәрвакыт бик яхшы сыйфатлы җитештерелә торган махсус техника үткән.
Николай Михайловичның заводта беренчеләрдән булып техник контроль бүлегенең (ОТК) шәхси тамгасы барлыкка килгән, ә аның бригадасына беренчеләрдән булып «Коммунистик хезмәт бригадасы» исеме бирелгән. 1971 елда Николай Михайлович «Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены белән «Социалистик хезмәт Герое» исеменә лаек була.
Алдынгы механик буларак, Николай Михайлович кул астындагы материалдан спорт автомобилен эшләгән һәм әзерләгән, ул ГАИда теркәлгән. Ел саен заводта, Әкидәге булачак автодром урынында, Социалистик Хезмәт Герое Капитонов исемендәге мотокросс үткәрелгән.
Николай Михайлович исәбендә - 143 рационализаторлык тәкъдимнәре. Ул Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте советы әгъзасы, илнең Бөтенроссия уйлап табучылары һәм рационализаторлары Үзәк советы әгъзасы, Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторларның V һәм VI Бөтенсоюз съездлары делегаты итеп сайланган. Берничә ел дәвамында Николай Капитонов совет райкомы һәм КПСС шәһәр комитеты әгъзасы була.
Мәгълүмат «Казанда исәпләү техникасы тарихы» ICL музее тарафыннан бирелгән