В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
8 км юл яңартылган.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Казанның Техника урамында трамвай юлларын ремонтлау төгәлләнде, алар буенча 5-нче һәм 5а номерлы трамвай маршрутлары йөри.
Эшчеләр 8 км юлны яңарткан. Шулай итеп, ремонт барышында искергән шпаллар алыштырылган һәм юлның шаблоны тикшерелгән (рельслар арасындагы ераклык), җылылык тирбәлешләрен «сүндерергә» ярдәм итә торган температура компенсаторлары урнаштырылган, бу рельслар күчешен булдырмас өчен кирәк.
Шундый ук ремонт эшләре Химия урамында 1-нче номерлы маршрут йөри торган трамвай юлларында башкарыла. Бу участокта эшләрне 14-нче июльдә төгәлләү планлаштырыла, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Юлларны ремонтлау Минск урамыннан Зәкиев урамына кадәрге участокта да дәвам итә. Вознесение трактын төзү кысаларында биредә әйләнеп узучы трамвай юллары планлаштырылган.