Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.09.2021, 16:10

Камал исемендәге яңа театрның архитектура концепциясен эшләүгә гаризалар кабул итү тәмамланды

Дөньяның 14 иленнән 500-дән артык катнашучы үз идеяләре белән уртаклашты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Дөньяның 14 иленнән 537 архитектор Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара конкурс кампаниясендә катнашты. Октябрьдә Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри 7 финалистны билгеләячәк, алар үз проектларын конкурста тәкъдим итәчәк. Җиңүчене 2022 елның февралендә игълан итәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, конкурс башлануы турында июльдә билгеле булды, гаризалар кабул итү 22-нче сентябрьдә тәмамланды. Конкурсантлар портфолио тәкъдим итте – ким дигәндә биш проект һәм эссе. Эшләр территорияне үстерүнең төп идеясен ачарга һәм Камал театрының яңа бинасын эшләүгә алымнарны билгеләргә тиеш. Шул ук вакытта уникаль имиджны, милли әһәмиятне, традицияләрнең дәвамлылыгын һәм булачак бинаның урынының потенциалын исәпкә алырга кирәк иде - ул Кабан күле ярында төзеләчәк.

Гариза биргән командалар 26 консорциумга бүленде, чөнки конкурс кагыйдәләре буенча чит ил архитектура бюролары Россия компанияләре белән берләшергә тиеш, шулай ук 13 индивидуаль конкурсант – Россия территориясендә эшләүче юридик затлар һәм эшмәкәрләр катнаша. Алма-Ата, Барселона, Больцано, Брюссель, Вена, Гаага, Лондон, Мумбай, Нью-Йорк, Париж, Рим, Токио, Флоренция һәм башка шәһәрләрдән, шулай ук Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Яр Чаллы, Екатеринбург, Түбән Кама, Махачкала, Ростов-на-Дону, Сочи, Уфадан архитектура бюролары катнаша.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә халыкара конкурслар турындагы ЮНЕСКО стандартларына таяна торган конкурс кагыйдәләре буенча, командалар жюри һәм эксперт советы өчен финалистларны игълан иткәнче аноним булып калачак. Әмма театрның яңа бинасы концепциясен эшләүгә шул исәптән проектларына дөньякүләм танылу алган бюро дәгъва кылуы билгеле инде, дип хәбәр итә ТР шәһәрләре үсеше институтында.

Барлык яңалыклар