Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2025, 09:50

Вишневка бистәсендә табиблык амбулаториясе төзелеше тәмамланды

Медицина учреждениесе сменасына 100 кешене кабул итәчәк

Казанның Вишневка бистәсендә Гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге төзелеше тәмамланды. 20 нче номерлы шәһәр поликлиникасының яңа филиалы сменасына 100 кешене кабул итәрлек итеп эшләнгән. Амбулатория белгечләре авыручыларга ел ахырына кадәр хезмәт күрсәтергә әзерләнә. Медицина учреждениесе илкүләм «Дәвамлы һәм актив тормыш» проекты буенча төзелгән.

Яңа медицина үзәгендә ике бүлек – өлкәннәр һәм балалар бүлеге эшләячәк. Беренче блокта табиб-терапевт, аерым бер белгечлек буенча табиб бүлмәсе, процедура һәм күзәтү кабинетлары, шулай ук авыручыларны беренчел карау өчен фильтр-зона урнашкан.

Балалар бүлегендә педиатр бүлмәләрен, процедура һәм прививка ясау кабинетларын, авыру билгеләре булган сабыйлар өчен фильтрны табарга була. 394 квадрат метр мәйданлы бер катлы бина сменасына 100 кешене – 60 олы кешене һәм 40 баланы кабул итә алачак.

Амбулатория төрле авыруларны ачыклау һәм дәвалау өчен кирәкле заманча медицина җайланмалары белән җиһазландырылган. Биредә халыкны 20 нче шәһәр поликлиникасы һәм Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре кабул итәчәк.

Хәзерге вакытта газ тоташтыру һәм объектны тулысынча эшләтеп җибәрү өчен кирәкле барлык килешүләрне рәсмиләштерү эшләре тәмамланып килә, дип хәбәр итә Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе.

Илкүләм «Дәвамлы һәм актив тормыш» проекты 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыруга юнәлдерелгән программа ул. Аның кысаларында поликлиникалар, амбулаторияләр, фельдшер-акушерлык пунктлары яңартыла, әлеге учреждениеләргә исә квалификацияле медицина кадрлары җәлеп ителә.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Умырзая урамында 20 нче шәһәр поликлиникасының яңа филиалы төзелеп бетте. Учреждение «Весна» торак комплексында һәм Совет районының күрше микрорайоннарында яшәүче 36 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

Барлык яңалыклар