Автомобильчеләр юлны 23:00 гә кадәр уза алачак
Бүген Аракчино – Югары Ослан боз кичүе үз эшен төгәлләп килә. Автомобильчеләр юлны 23:00 гә кадәр уза алачак. Бу хакта Telegram-каналда объект администрациясе хәбәр итте.
Елганы ябу Һава җылынуына бәйле.
Югары Ослан – Аракчино боз кичүе 10 февральдә ачылды. Барлык теләүчеләр өчен ул тәүлек буе һәм ял көннәрсез эшләде.