Бүгенгә 295 гариза бирелгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Казанда Проект офисы җитәкчесе вазыйфасына гаризалар кабул итү тәмамлана. Бүгенгә килгән 295 гариза арасыннан сайлап алу берничә этапны күздә тота.
Сайлап алуда катнашу өчен кандидатларга 15-нче гыйнварга кадәр онлайн-анкета тутырырга кирәк. Аны тутырганнан соң һәр гариза биргән кешегә Башкарма комитетның Миславский урамы, 4, 106 бүлмә адресы буенча урнашкан Кадрлар сәясәте идарәсенә документлар пакетын тапшырырга кирәк.
Икенче этапта – 2021 елның 18-нче гыйнварыннан 26-нчы гыйнварына кадәр бәяләү процедуралары һәм кандидатларның мөһим һөнәри күнекмәләре турында бәяләмәләр әзерләү узачак. Кандидатларга үзләре һәм Проект офисы үсешен күзаллаулары турында 2-3 минутлык презентация әзерләргә кирәк булачак.
2021 елның 28-29-нчы гыйнварында өченче этап узачак - катнашучылар җитәкче белән әңгәмәләр узачак, әзерләнгән материалларны тәкъдир итәчәкләр. Нәтиҗә буенча финалистлар билгеләнәчәк.
2021 елның 1-нче февраленнән 5-нче февральгә кадәр (үткәрү датасында үзгәрешләр булырга мөмкин) Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге экспертлар советы әгъзалары белән очрашу узачак. Этап үз-үзен тәкъдир итү, Проект офисы үсешен күзаллау, экспертлар советы әгъзаларының сорауларына җавап бирүне үз эченә ала. Нәтиҗәләр буенча вазифага кандидат билгеләнә.
Сайлап алуда югары белемле, идарә итү исәбе, контрактлар, сыйфат, рисклар, персоналны мотивацияләү инструментларын һәм методларын белү, закон, норматив-хокукый һәм норматив актларны белүче кандидатлар катнаша ала. Кандидатлар проектлар белән идарә итү (кимендә биш төгәлләнгән проект), җитәкчелек (кимендә ике ел) һәм «Сакчыл җитештерү» өлкәсендә идарә (кимендә биш төгәлләнгән проект) тәҗрибәсенә ия булырга тиеш.
Проект офисы Казан Башкарма комитеты составында яңа структура булыр, дип планлаштырыла.