В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләрне йомшарту хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясаткан кафе һәм рестораннарга кагыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Татарстанда коронавирус инфекциясе пандемиясенә бәйле рәвештә гамәлдә булган кайбер чикләүләрне йомшарттылар. Аерым алганда, республиканың җәмәгать туклануы йортлары, барлык хезмәткәрләр дә COVID-19дан прививка ясаткан очракта, төнлә эшләүләрен дәвам итә алачак, диелә ТР Министрлар Кабинеты карарында.
Дини бина һәм корылма территорияләрендә битлекләрне мәҗбүри киеп йөрү дә гамәлдән чыгарыла. Оешма хезмәткәрләре биналарда һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә перчаткалар киеп йөрмәскә мөмкин, шулай ук тән температурасын дүрт сәгать саен үлчәүдән азат ителә.
Биналарны дезинфекцияләүне, шулай ук кул дезинфекциясен махсус теркәлгән чаралар белән генә үткәрергә мөмкин булачак.
65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр һәм хроник авырулары булган гражданнар эшен дистанцион режимда оештырырга тәкъдим ителә. Шулай ук хезмәткәрләрне, аларның башка кешеләр белән элемтәләрен чикләү максатыннан, эш урынына китерүне оештырырга тәкъдим ителә.