Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2018, 09:49

Казанның Залесный бистәсендә су баскан пар казаннары бинасы үз эшчәнлеген яңадан дәвам итте

Узган төнне 9 йортка һәм балалар бакчасына җылылык бирелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель, Екатерина Виславская). Киров районының Залесный бистәсендәге пар казаннары бинасы үз эшчәнлеген яңадан башлады. Махсус эшчеләр яңгыр сулары канализациясен чистарттылар һәм су басуның сәбәбе булып торган балчык киртәләрен юк иттеләр, дип хәбәр итте Казанның Гражданлык яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов.

Пар казаннары бинасын су басу турында хәбәр 10-нчы апрельнең кичке алты сәгатендә алынган иде. Гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерүгә кадәр пар казаннары бинасы эшчәнлеге туктатылган иде. 12-нче апрельнең 2.15 сәгатендә пар казаннары бинасының бер казаны тулысынча кабызылды. “Пар казаннары хезмәт күрсәткән барлык 9 йортка һәм балалар бакчасына җылылык бирелде. Халыктан зарланулар килмәде”, - диде Фердинант Тимерханов. Икенче казанны кабызуда ихтыяҗ юк, дип билгеләде ул.

Идарә башлыгы кисәткәнчә, өч көн дәвамында һава температурасы 15-18 градуска кадәр җылытса, су басу очрагы кабатланырга мөмкин. Моны булдырмас өчен, белгечләргә пар казаннары бинасы янындагы җирне өеп дамба ясарга, һәм шулай ук яңгыр сулары канализациясенә, шәхси секторлар аша уза торган, өстәмә труба тоташтырырга туры киләчәк.

Барлык яңалыклар

Казанның Залесный бистәсендә су баскан пар казаннары бинасы үз эшчәнлеген яңадан дәвам итте

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель, Екатерина Виславская). Киров районының Залесный бистәсендәге пар казаннары бинасы үз эшчәнлеген яңадан башлады. Махсус эшчеләр яңгыр сулары канализациясен чистарттылар һәм су басуның сәбәбе булып торган балчык киртәләрен юк иттеләр, дип хәбәр итте Казанның Гражданлык яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов.<br> </p> <p> Пар казаннары бинасын су басу турында хәбәр 10-нчы апрельнең кичке алты сәгатендә алынган иде. Гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерүгә кадәр пар казаннары бинасы эшчәнлеге туктатылган иде. 12-нче апрельнең 2.15 сәгатендә пар казаннары бинасының бер казаны тулысынча кабызылды. “Пар казаннары хезмәт күрсәткән барлык 9 йортка һәм балалар бакчасына җылылык бирелде. Халыктан зарланулар килмәде”, - диде Фердинант Тимерханов. Икенче казанны кабызуда ихтыяҗ юк, дип билгеләде ул. </p> <p> Идарә башлыгы кисәткәнчә, өч көн дәвамында һава температурасы 15-18 градуска кадәр җылытса, су басу очрагы кабатланырга мөмкин. Моны булдырмас өчен, белгечләргә пар казаннары бинасы янындагы җирне өеп дамба ясарга, һәм шулай ук яңгыр сулары канализациясенә, шәхси секторлар аша уза торган, өстәмә труба тоташтырырга туры киләчәк. </p>