Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2023, 12:17

ТРның атказанган артистлары татар мәкаме белән «Мәүлид» касыйдәсен башкарачак

26 нчы сентябрьдә Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе узачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы сентябрь). Изге Рабигыль-әүвәл ае җитү белән Татарстан мәчетләрендә Мәүлид кичәләре уза, аларда пәйгамбәргә мактау сүзләре әйтелә, аның тормышы турында вәгазьләр тыңлана.

Казанда традицион Мәүлид ән-Нәби кичәсе 26 нчы сентябрьдә ахшам намазыннан соң узачак. Тантанага Казан имамнары, мөфтият оешмалары җитәкчеләре, ислам уку йортлары шәкертләре җыелачак.

Узган елгы кебек үк, Мәүлид бәйрәме кысаларында Галиев мәчетендә «Мәүлид» касыйдәсен башкару күркәм бизәк булачак, аны татар мәкаме белән Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов башкарачак. Моннан тыш, мәҗлестә Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәселеннән булган Мөхәммәд Сәиддавыт Сөенов башкаруындагы мөнәҗәтләр дә булачак.

Рабигыль-әүвәл ае – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең дөньяга килүе аркасында зурлана торган мөселман календарендагы әһәмиятле айларның берсе. Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән, быел ул милади календарь буенча 15 нче октябрьдә төгәлләнә.

Барлык яңалыклар