Депутатлар Казан шәһәр Думасының IV сессиясе көн тәртибенә кертелгән берничә мәсьәләне карадылар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Алинә Бережная). Бүген Ратушада Казан шәһәр Думасының закон, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча ике даими комиссиясе утырышы узды. Утырышта депутатлар дүртенче чакырылыш Казан Думасының IV сессиясе көн тәртибенә кертелгән берничә мәсьәләне карадылар.
Комиссияләр эшендә Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, Казан шәһәр Думасы аппаратының норматив-хокукый идарәсе башлыгы Наил Булатов, башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, даими комиссияләр рәисләре катнашты.
Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышында узган елга нәтиҗәләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елда җинаятьчелеккә каршы торуга һәм җәмәгать тәртибен саклауга юнәлтелгән эшне башкару белән бергә полиция хезмәткәрләре коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауга юнәлтелгән чараларның үтәлешен контрольдә тоттылар – җәмәгать туклануы йортлары буенча рейдларда катнаштылар, битлек режимын үтәүне контрольдә тоту һәм башкалар. Александр Мищихин сүзләренә караганда, кыенлыкларга карамастан, полиция Казан гарнизоны үз бурычын үтәде.
Гомумән алганда, бер ел эчендә шәһәр полициясе 3,5 меңнән артык чара уздырганда җәмәгать тәртибен тәэмин итте, алар арасында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүләре, ТР Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар.
Шәһәрдәге җинаятьчелек турында сөйләгәндә, Александр Мищихин билгеләп үткәнчә, 2020 елда телекоммуникация технологияләрен кулланып кылынган җинаятьләр саны арткан, шул ук вакытта талаулар, автомобильләрне урлаулар саны кимегән. «Барлык җинаятьләрнең 40%-тан артыгы кәрәзле элемтә һәм интернет кулланып эшләнгән, аларның саны елдан-ел арта. Аларны ачуда бик күп хезмәткәрләр катнаша. 2020 елда кәрәзле элемтә һәм интернет кулланылган 524 караклык ачылган», – дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы.
Полиция даими контролендә законсыз уен эшчәнлегенә каршы эш тора – бер ел эчендә 15 яшерен уен залы эше туктатылган, 660 берәмлек уен җиһазлары алынган.
Шулай ук Александр Мищихин экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау турында сөйләде. «Казанда милләтара низаглар ачыкланмады, вәзгыять тотрыклы», – дип ассызыклады Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы.
Казан шәһәр Думасының законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Алексей Селивановский билгеләп үткәнчә, полиция эше узган елда югары дәрәҗәдә булган. «Эчке эшләр органнарына шушындый гади булмаган чорда җайга салынган эш өчен рәхмәт», – диде Алексей Селивановский.
Шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия утырышында депутатлар Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында»гы 4 карары проектын карадылар. Аерым алганда, архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина Чистай, Космонавтлар, Сибгат Хәким һәм Роща Фрунзе урамнары буенча җир кишәрлекләре чикләренә төзәтмәләр кертүне комиссия каравына чыгарды. Даими комиссия Казан шәһәре думасы сессиясендә тәкъдим ителгән проектларны карау турында карар кабул итте.
Моннан тыш, утырышта Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов чыгыш ясады. Ул ике гаиләне социаль ипотека буенча торак сатып алуга мохтаҗлар исемлегенә кертергә тәкъдим итте. «Кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ дип танылган гражданнар, эшчәнлек өлкәсенә карамастан, максатчан квота буенча фатир сайлап алырга хокуклы», – дип билгеләп үтте Ренат Шәмсетдинов. Бу мәсьәлә буенча карарны депутатлар киләсе сессиядә кабул итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының IV сессиясе 5-нче февральдә Казан Ратушасында узачак.