Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2024, 14:40

Киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышы Татарстан башкаласында уза

Катнашучылар оешманың төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге турында фикер алыша

«Казан Экспо» ХКҮдә киңәйтелгән составта БРИКС саммиты утырышы ачылды. Бу минутларда аны Россия президенты Владимир Путин үткәрә.

Очрашуда катнашучылар БРИКС эшчәнлеге, икътисадый һәм гуманитар юнәлешләрне дә кертеп, зур чакыруларны хәл итү һәм үсә торган икътисадларның теләген гамәлгә ашыру өчен илләр арасында хезмәттәшлекне активлаштыру зарурлыгы турында фикер алышачаклар.

Шулай ук чарада берләшмәнең профильле структуралары докладлары тыңланачак: Яңа үсеш банкы башлыгы Дилма Руссефф, БРИКС эшлекле советы рәисе Сергей Катырин, Банклар ара хезмәттәшлек механизмы рәисе Игорь Шувалов, БРИКС Хатын-кызлар эшлекле альянсы рәисе Анна Нестерова һәм башкалар.

Утырышта Бразилия президенты Луис Инасио Лула да Силва (видеоэлемтә буенча), Мисыр президенты Абдельфаттах Сиси, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди, Иран президенты Масуд Пезешкиан, КХР рәисе Си Цзиньпин, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты Мөхәммәд бен Заид Әл Нахайян, Эфиопия премьер-министры Абий Әхмәд, Көньяк Африка республикасы президенты Сирил Рамафоса катнаша. Очрашуга шулай ук берләшмәнең профильле структуралары җитәкчеләре, ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка затлар да кушылды, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Владимир Путин утырышны тар составта уздырган иде. Анда катнашучылар глобаль һәм төбәк көн тәртибе, сәясәт һәм куркынычсызлык, икътисад һәм финанс, мәдәни-гуманитар багланышлар өлкәләрендә хезмәттәшлекнең магистраль юнәлешләре турында фикер алыштылар.

БРИКС саммиты Казанда 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген делегация башлыкларының рәсми очрашу тантанасы һәм тантаналы кабул итү көтелә. Иртәгә «аутрич» һәм «БРИКС плюс» форматларында пленар утырышлар узачак. Саммит Владимир Путинның матбугат конференциясе белән тәмамланачак.

Шәһәргә БРИКС саммитында катнашучылар килүен дәвам итә. Казан барлыгы 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен кабул итәчәк. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк.
Барлык яңалыклар