Депутатлар сәламәтлек саклау учреждениеләренең эш нәтиҗәләре, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чаралар комплексы турында фикер алыштылар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль, Алинә Бережная). Шәһәр халкының сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия утырышы бүген Казан Ратушасында узды. 2020 елга нәтиҗәләр ясалды.
Утырышны комиссия рәисе Рафаэль Шәвәлиев үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков һәм Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин катнашты.
Владимир Жаворонков депутатларны медицина учреждениеләренең эш нәтиҗәләре белән таныштырды. 2020 елда Казан поликлиникаларында 7 млн 307 мең 725 кеше теркәлгән, көндезге һәм тәүлек буе стационарларда 118 мең 153 пациент ярдәм алган. Пандемия шартларында медицина учреждениеләренә кыска вакыт эчендә үз эшләрен яңадан көйләргә туры килде, дип искәртте Владимир Жаворонков. Аерым алганда, коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен йогышлы авырулар өчен госпитальләр буларак 2 мең 248 ятакка исәпләнгән 13 медицина оешмасы яңадан профильләштерелгән, шул исәптән өч учреждениедә 196 вакытлыча ятак җәелдерелгән.
Пандемия халык санында да чагылыш тапты. Әйтик, 2020 елда үлем күрсәткече 1 мең кешегә 12,6-ны тәшкил иткән, 2019 елда чагыштыру өчен бу күрсәткеч 1 мең кешегә 9,8-гә тигез булган.
Пациентларга хезмәт күрсәтүдә, шул исәптән коронавирус белән, такси хезмәтләре зур ярдәм күрсәтте. Бу максатлар өчен 150 машина бүлеп бирелде.
Владимир Жаворонков коронавируска каршы көрәшнең иң яхшы ысулы – вакцинация, дип билгеләде. Грипптан прививка кампаниясе мисал булып хезмәт итә ала, аның барышында 405 мең 975 кеше һәм 197 мең 583 бала вакцинация узган. «Бүген без грипп белән авыру очракларын теркәмибез, бу әлеге авыруга каршы көрәш методының нәтиҗәлелеге турында сөйли», – дип ассызыклады ул.
Агымдагы елга планнар турында сөйләгәндә, спикер билгеләп үткәнчә, зур игътибар тернәкләндерүгә биреләчәк. «Ковид җитәрлек өйрәнелгән авыру түгел һәм шуңа күрә кичерелгән авырудан соң өзлегүләрнең барлык аспектларын өйрәнүгә зур игътибар бирергә кирәк», – диде Владимир Жаворонков.
Рафаэль Шәвәлиев үз чиратында билгеләп үткәнчә, шәһәрдә сәламәтлек саклау системасы үзен югары дәрәҗәдә күрсәтте. «Сезнең тарафтан әйтелгән барлык саннар һәм мәгълүматлар сәламәтлек саклау системасының никадәр нәтиҗәле эшләвен һәм бу бик сөендерә», – диде ул.
Депутат Алмаз Хәмидуллин авыруны өйдә кичергән пациентларда реабилитация ничек үтәчәге белән кызыксынды. Владимир Жаворонков ассызыклаганча, авыруны кичергән барлык пациентлар да тернәкләндерү узарга тиеш. «Шәһәрнең һәр дәвалау учреждениесенең тернәкләндерү өчен койкалары бар, һичшиксез, шифаханәле дәвалау мөһим роль уйный», – дип җавап бирде ул.
Депутат Динара Халимдарова, үз чиратында, хастаханәләрдә пациентларның дару препаратлары белән тәэмин ителеш һәм дәваланучылар турында сорау бирде. «Стационарларда дарулар белән тәэмин ителеш курку тудырмый, амбулатор дәвалауга килгәндә, федераль үзәк ярдәме белән даруларны китерәләр, бу эштә волонтерлар да булыша», – диде Владимир Жаворонков.
Депутатларның әйләнә-тирә мохитне саклау буенча ел дәвамында үткәрелгән чаралар турында Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин таныштырды. Ул ассызыклаганча, яшел утыртмалар һаваны кислород белән туендыруга, ягъни ионизация процессына нәтиҗәле йогынты ясый. Узган ел шәһәрдә төп 70 урамда 7,7 мең агач утыртылган, 2 меңнән артык агач күчереп утыртылган, авария хәлендә булган һәм декоратив кыяфәтен югалткан 1 мең агач җыеп алынган.
Әмәт магистрале авышлыкларында зур төзекләндерү башкарылган: 2 меңнән артык эре агач, 1,8 мең декоратив куак утыртылган, 3 мең квадрат метрдан артык мәйданда күпьеллык үсемлекләрдән чәчәклекләр урнаштырылган. Гомумән алганда, Татарстан башкаласында узган елда 43,2 мең агач һәм 35,4 мең куак утыртылган. Депутатлар башкарылган эшкә бәя бирде һәм максатка ирешү өчен – шәһәрдә 1 млн агач утырту кирәклеген билгеләп үтте.
Депутат Марат Галиуллин Казансу елгасы буенда паркларны төзекләндерү проектының хәзер нинди стадиядә гамәлгә ашырылуы турында сорау бирде. Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, Миллениум күпереннән Өченче транспорт дамбасына кадәр территорияне төзекләндерү проекты, «Манзара» паркы һәм Рус-Немец Швейцариясе территориясе эшләнә.
Депутат Мәликә Гыйльметдинова яшел үсентеләр булган урыннарга кар өю зыян салмыймы, дип кызыксынды. Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә белгечләр контролендә тора, проблема вакытында бетерелә.
Искәртеп узабыз, дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының V сессиясе 24-нче февральдә Ратушада узачак, анда комиссия утырышында каралган мәсьәләләр турында фикер алышачаклар.