Чир йоктыручыларның күбесе прививка ясатмаган
Фото: Марат Мөгыйнов
«Вазгыятьнең киеренке булуын исәпкә алып, халыкны кызамыкка каршы вакцинация узарга кирәклеге турында кисәтәбез», – диде Любовь Авдонина.
Татарстанда прививкадан баш тарткан 3,5 мең кеше кала. Идарә җитәкчесе урынбасары фикеренчә, кызамык вирусы беренче чиратта аларга йога. Бүген чирне эләктерү куркынычы зур булган җирлекләрдә вакцинация максималь рәвештә үткәрелә. 2 меңнән артык кешегә инде прививка ясалган, бу вакцинацияләнүчеләрнең – 80% ы.
Гомумән алганда, республикада эпидемия сезоны тәмамланып килә. Узган атнада грипп һәм кискен респиратор-вирус инфекциясе белән авыруның 12 мең 205 очрагы теркәлгән, бу эпидемиологик чиктән 48% ка түбәнрәк. Грипп вирусы өлешенә 60 очрак туры килә, болар йогышлы авырулар сезоны тәмамлануның тагын бер күрсәткече, дип аңлатты спикер.
«Бу әле җиңел суларга була, дигән сүз түгел, чөнки авыру, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән чирләү очракларын теркәү дәвам итә», – дип кисәтте Любовь Авдонина.
Узган атнада COVID-19 диагнозы 606 кешегә куелган, бу алдагы күрсәткечтән 8% ка күбрәк. Авыру 97% очракта – кискен респиратор-вирус инфекциясе тибында, ә 1,5% очракта симптомнарсыз узган. 100% очракта кешеләр омикрон штаммы белән зарарлана.
Камилә Вилданова