Сорауларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре җавап бирә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Бүгенге көннән яңа коронавирус йогышына тест үткәрү мәсьәләләре буенча бөтенроссия кайнар линиясе эшли башлады.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре COVID-19га тест уздыру, үтәү һәм нәтиҗәләрне бирү срокларына бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Кайнар линиягә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте бердәм консультация үзәгенең +7(800)555-49-43 телефоны номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.