В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программага оригами, каллиграфия һәм тел өйрәнү буенча осталык дәресләре кертелгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). Яшьләр көнендә, 24 нче июньдә, «Урам» экстрим-паркында «Беренчеләр. Көнчыгыш коды» фестивале башланачак. Анда катнашучылар Көнчыгыш халыкларының мәдәнияте белән танышачак.
Кунакларны һава еланнары ясау һәм аларны очырту буенча мастер-класс, оригами, каллиграфия һәм көнчыгыш телләрен өйрәнү буенча иҗади дәресләр көтә. Ә 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар K-рор культурасы буенча команда ярышларында катнаша алачак – җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Шулай ук «Без — Россия гражданнары!» бөтенроссия проекты кысаларында 14 яшькә җиткән яшь шәһәрлеләргә беренче тапкыр паспортлар тапшырылачак.
«Беренчеләр. Көнчыгыш коды» фестивале 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр узачак. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлегендә.