В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарага вакцинацияләнгән һәм сәламәт йорт хайваннары гына кертелә
Фото: Денис Гордийко
Дәресләргә әле генә эт асрый башлаганнар да, дүрт аяклы дусларын яңа командаларга өйрәтергә теләгән тәҗрибәле хуҗалар да килә ала. Күнекмәләрне инструктор, этләр белән бию буенча тренер Регина Мөхәммәтханова үткәрә.
Дәресләр 20 нче апрельдә – Урицкий исемендәге паркта, ә 27 нче апрельдә «Крылья Советов» паркында планлаштырылган. Шәһәрлеләрне 13:00 сәгатьтә этләр йөртү өчен каралган мәйданчыкларда көтәләр. Старт алдыннан җиңелчә күнегүләр үткәреләчәк.
Катнашу өчен сылтама буенча язылырга кирәк. Дәресләргә вакытында вакцинацияләнгән һәм сәламәт этләр генә кертелә, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының парклар һәм скверлар дирекциясендә.