В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләсә кайсы яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге шәһәр халкы кушылырга мөмкин
«Крылья Советов» паркында иртәгә, 31 августта, «Бию мәйданчыгы» проекты дәресе узачак. Биючеләр дәресенә кушылырга шәһәр халкын яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан чакыралар.
Катнашучылар яңа хәрәкәтләр өйрәнәчәк, ә соңыннан музыкага дискотекада бии алачак. Укуны зумба инструкторы Ольга Камынина үткәрәчәк, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Теләгән кешеләрнең барысын да парк бию мәйданчыгында көтәчәкләр. Башлана – 18:00 сәгатьтә.
«Бию мәйданчыгы» «Яшәү яме» актив озын гомер проекты кысаларында оештырылган. Узган ел Казан пенсионерлары өчен 1,7 меңнән артык чара һәм төрле юнәлешләр буенча 6 меңнән артык дәрес үткәрелде. Өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген һәм социаль активлыгын саклап калуга юнәлдерелгән әлеге инициативалар «Гаилә» милли проектының максатлары белән тыгыз бәйләнгән, чөнки өлкән буын иминлеге гомуми иминлекнең һәм гаилә элемтәләрен ныгытуның мөһим өлеше булып тора. Узган ел Казан пенсионерлары өчен 1,7 меңнән артык чара һәм төрле юнәлешләр буенча 6 меңнән артык дәрес үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук Татарстанда «Татарстанда җәй» проекты гамәлгә ашырыла.